Сөңгеләр сына иде. Уклар яңгыры... Кылыч күкрәве... Кешеләр, теге һәм бу яктан, бик күп көн алга каргаларга азык була иде. Язык була иде... Табигать тынган, сулышын тотып тыңлап тора: кем алыр икән? Кем җиңәр икән?
Кирмәнне камап алучылар соң ни өчен сугышалар? Байлык?.. Патша әмере?.. Шулайдыр... Әмма, ни гаҗәп, илбасарлар яклы кирмән саклаучыларның кан кардәшләре дә сугыша...